ОЕШТЫРУЧЫ и. Берәр эшне башлап йөрүче, булдырырга тырышучы кеше. Төп оештыручы булган Насыйбуллин, Ишмурзин, Душкин һәм башкорт егете Азнабаевларны, ике сөйләшеп тормыйча, мәктәптән сөрделәр. Р.Мөхәммәдиев. Оештыручылар «Беренче канал кубогы»н оештырудан баш тарткан. Ватаным Татарстан. Фестивальне оештыручылар аны халыкара дәрәҗәгә күтәрү турында хыяллана. Мәдәни җомга // Оештыру эшләренә сәләтле кеше. Мефодий, яхшы оештыручы буларак, ун елга якын Византия өлкәләре белән идарә итә ---. Урта гасырлар тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә