ОЕШТЫРУ ф. 1) Иҗтимагый характердагы берәр оешма булдыру, шуңа нигез салу

2) Төрле чаралар белән булдыру, гамәлгә кертү. Дөньяви мәктәпләрне оештыру белән бергә руханилык белеме алуда да реформалар үткәрелгән. Ә.Хуҗиәхмәтов // Берәр максат белән күмәк рәвештә нәрсә дә булса үткәрү, ясау. Турнирларны корольләр һәм аксөяк феодаллар оештыра. Урта гасырлар тарихы. Чыршы бәйрәмнәрен оештыру һәм кабул итү комиссиясенә мине дә кертәләр. Т.Нәҗмиев. «Тиктомалдан ат суеп булмас иде, чәчүгә чыгучылар өчен берничә көн кайнар аш оештырырбыз», – дигән иде [Самат]. Г.Галиева

3) Туплау, берләштерү; нинди дә булса эшкә, оешмага җәлеп итү. Җыр берләштерә, җыр оештыра, җыр эшне тәртипкә салып, көйләп тора. М.Юныс. Яздан ук алар, ике авыл яшьләрен оештырып, «Галиябану» пьесасын сәхнәгә куярга булдылар. Т.Таһиров

4) Билгеле кагыйдә, принциплардан чыгып җайлау, күзәтеп тору. Килдебәковның өлгерлегенә соклануын белдереп: «Син эшне ничегрәк оештырасың соң?» – дип кызыксынды ул бер көнне. Г.Гомәр. [Зәйни] Матур итеп, күңелләр ашкынырлык итеп оештырды эшне. Г.Ахунов. Эшне тиешенчә оештырсаң, алтын һәм асылташларны көрәп алырга мөмкин – бер генә миллионлык булмас. З.Фәтхетдинов

5) Вак кисәкләрне бергә җыю, өю яки ябыштырып кушу, укмаштыру. Учактагы күмерләрне оештыру

6) Башлап җибәрү. [Неделин] үзгәртеп кору елларында уңышлы гына итеп бизнес белән шөгыльләнә башлаган, үз эшен оештырган ---. Р.Мирхәйдәров

7) Кисәкләрдән бөтен ясау, берәр әйбер эшләү; тезү. --- Аны [якорьны] 0,3–0,5 мм калынлыктагы аерым-аерым корыч пластинкалардан оештырып ясыйлар. Физика курсы

8) Нәрсә дә булса хәстәрләү, әзерләү. Көз көне мин тегеләй итеп, болай итеп үземә «командировка» оештырып, Балтачка бардым ---. М.Мәһдиев

9) Билгеле бер тәртипкә кертү, җайга салу. Пушка белән яулап алганнан соң, әле тормышны оештыра белергә дә кирәк. Мирас

10) Тәртипкә салу, тиешле рәвешкә китерү. Үзебезне чын күңелдән яратканда һәм хөрмәт иткәндә, акылыбыз һәм эшебезне билгеле бер рәвештә оештырабыз. Иң шәп календарь

11) Хәрефләрне, сүзләрне кыенлык белән кушып уку, сөйләү // Сөйләү, фикерне эзлекле итеп формалаштыру һәм җиткерү. [Таукашның] --- хатынына нигезле җавап оештырырга зиһене җитмәде. М.Хуҗин. Хәбәр итүне сөйләүче чынбарлыктан алып оештыра ---. М.Зәкиев. Ә бу инде үз чиратында укучының әйтәсе фикерен оештыра белмәвенә китерә. Мәдәни җомга

12) Язу, язып әзерләү, бастыру (мәкалә, рецензия һ.б.ш). Юбилей уңае белән Тел һәм әдәбият институты һәм Язучылар союзы күп кенә темага гыйльми тәнкыйть мәкаләләре оештырдылар. М.Җәлил

Оештыра башлау Оештырырга тотыну. Сорыйбыз: нигә үз белдегегез белән экспозицияне ваттыгыз да анда бүтән төрле күргәзмәләр оештыра башладыгыз? Ф.Яхин

Оештыра төшү Бераз оештыру

Оештырып алу Тиз генә оештыру. Киресенчә, аның кашлары шатлыктан урын тапмый маңгаена сикерде, һәм ул, --- ашыгыч кына булса да, чәй мәҗлесе оештырып алды. А.Хәлим. Хәлләреннән килгәнчә туй кебек нәрсә дә оештырып алгандай иттеләр. М.Хәсәнов

Оештырып бетерү Тулысынча оештыру

Оештырып җибәрү Оештырып эшне башлау. Дәресләрнең күплегенә карап тормадык, Сибгат Хәким һәм Габделхәй Хисмәтуллин булышлыгы белән әдәбият сөючеләр түгәрәге оештырып җибәрдек. Ф.Ибраһимов. Хатын җиләк-җимеш һәм яшелчә консервлап, үз бизнесын оештырып җибәрә. Мәдәни җомга

Оештырып җиткерү Тиешле дәрәҗәдә оештыру

Оештырып йөрү Оештыру эшләре белән мәшгуль булу. Аны А.Шамов бик ошаткан һәм, әдәбият музее белән сөйләшеп, музейда шул темага Дания Баһаветдинова белән бергә конференция дә оештырып йөргән иде ---. М.Мәһдиев

Оештырып килү Билгеле бер вакыт дәвамында оештыру. Ә «Сәләт» андый укуларны 2001 елдан бирле оештырып килә. Мәдәни җомга. Без дә аның истәлегенә турнирлар оештырып киләбез. Туган як

Оештырып кую Тиз арада яки алдан оештыру. Степан бабай учактагы күмерләрне оештырып куйды. Э.Касыймов. Мичтә чарт-чорт килеп ак чыршы утыны яна, ул, тезләре башына куеп, минем диктантны тикшерә һәм, хатама озак-озак тукталып, мине сүтә, тарата, аннан тагын җыеп оештырып куя иде. М.Мәһдиев

Оештырып ташлау Бик тиз оештыру

Оештырып тору Даими оештыру; оештыру белән шөгыльләнү. Авыл советы әйбәт кенә эшләп килгәч, аны оештырып торуның хаҗәтен күрмибез. В.Нуруллин. Наил, концертларыңны еш кына оештырып торасың. Өмет

Оештырып утыру к. оештырып тору. Аның иҗеген-иҗеккә китереп оештырып утырырга минем вакыт [юк]. Р.Ишморат

Оештырып чыгу Тиешле дәрәҗәдә оештыру. Ләкин дистәләрчә мең кешене оештырып чыгарлык ультрауң, милләтчел берләшмәләр бу көнгә кадәр нигә тыныч кына эшләгән соң? Безнең гәҗит

Оештырып яту Оештыру процессында булу. [Җитәкче кеше монда] очрашулар оештырып ята. Ф.Галиев. Бу нинди кәмит оештырып ятасыз монда? Ә?! И.Зәйниев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә