ОЕ’Ш-ОЕШ рәв. Кисәк-кисәк булып оешкан, кисәкләр рәвешендә. Ә әрәмәлек өстендә оеш-оеш булып та, сибелеп тә кара нокталар бөтерелә: куаклар арасында кыр үрдәкләре бала чыгарган, хәзер шуларны зур юлларга әзерлиләр, чыныктыралар. М.Маликова