ОЕШМА’ЧӘЧӘКЛЕЛӘР и. бот. Чәчәкләре бер төпкә укмашып үсә торган үлән үсемлекләр семьялыгы. Оешмачәчәклеләр семьялыгындагы кайбер үсемлекләрнең чәчәк төркеме бары көпшәсыман чәчәкләрдән генә тора. Ботаника. Оешмачәчәклеләрнең чәчәк төркемен еш кына бер генә чәчәккә исәпләп ялгышалар. Биология. Шөлдерутның хуҗалары кыяклылар, оешмачәчәклеләр һәм кузаклылар булырга мөмкин. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә