ОЕШМА I и. Иҗтимагый берләшмә яки дәүләт учреждениесе. Югары оешмалардан килгән җитәкчеләр кисәтү ясап китәләр. Ф.Яруллин. Тагын берничә дистә елдан төзелештә дә, партия, дәүләт оешмаларында да эш башында социологлар, идеологлар утырачак! Р.Вәлиев. 1854 елда Севастополь камалган вакытта Пирогов үз теләге белән «шәфкать туташлары» оешмасын булдыра һәм аның җитәкчесе итеп фронтка җибәрелә. Ә.Хуҗиәхмәтов |