ОЕТКЫ и. 1. 1) Кайнаган сөтне оету, катык хәленә китерү өчен салына торган аз гына катык. Әче сөт продуктлары пастеризацияләнгән сөткә сөт әчеткеч бактерияләр нигезендә әзерләнгән оеткы салып эшләнә. Табында сөт ризыклары. Оеткы тигез бүленсен өчен, тәүлекнең беренче яртысында шешәне берничә мәртәбә селкетеп куярга кирәк. Файдалы киңәшләр. Оеткы салган сөт 25–30 минутта оеп җитә. Юлдаш

2) күч. Кемгә дә булса хас булган гадәт яки холыкның йогынтысы, тәэсире. Үзе алай дип уйламаса да, бүгенге йокысызлык, һичшиксез, шушы оеткының камырны күпертә башлавыдыр, әлбәттә. Г.Кашапов

3) күч. Берәр төрле иҗади эшнең туган идеясе, планы. Күрәсең, үзендә ниндидер оеткы барлыгын сизгәндер инде. Ә.Еники

4) күч. Коткы. Укучылар да ышана: акча эшләү «каннарында» булган Алан балалары күңеленә оеткы салу да җитәчәк. Сөембикә

2. с. мәгъ. Оету өчен кулланыла торган. Оеткы йогыртны башта бераз җылы сөттә сыеклап, бер литр сөткә биш бал кашыгы оеткы исәбеннән, савыттагы сөткә салалар. Мәдәни җомга

Оеткы салу 1) Нәрсәне дә булса башлап җибәрергә этәреш бирү. --- Сез оеткы салган нинди эшләр озын гомерле булып чыкты? Сабантуй; 2) Берәр төрле эш башларга фикер, идея бирү. --- Ә яңгыр әле тиз генә туктарга уйламый, ахры, шулай булгач, вакытны монда гына башваткычлар чишеп уздырыйк. Оеткы салынды инде. Кызыклы математика; 3) Нәрсә дә булса эшләргә котырту, үгетләү; 4) Икенче бер юнәлеш бирү. [Жан] аннары, әңгәмәгә күңеллерәк оеткы салуны кирәксенеп: – Жан ике сөйләми! – дип өстәде. Ш.Рәкыйпов. Оеткысы төче Йомшак характерлы, ихтыяр көче, үҗәтлеге җитмәгән кеше турында. Камыры йомшак шәһәр кешеләренең, оеткысы төче. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә