ОЕКЧАН рәв. Оек белән генә, оек кына кигән хәлдә. Иң тыштагы ишек төбенә җиткәч тә туфлиемны кияргә кыймадым, аларны кулга гына алып, оекчан элдерттем. К.Тимбикова. Монда да идәнгә шул ук киез җәелгән, хезмәткәрләрнең һәммәсе, өендәге кебек, оекчан йөри. Т.Әйди |