ОЕК и. Җептән, йоннан бәйләнгән яисә туладан тегелгән озын кунычлы эчке аяк киеме. Карт хәзрәтнең кызын --- башында ирләрдән калган мескен бүрек, аягында тула оек өстенә юкәдән үреп ясалган башмаклы иттереп күрү хәйран калдырды. Г.Исхакый. Жораның аягында хатын-кызлар оегы иде. М.Юныс. Әни чынлап та торган, оек ямап утыра. Ф.Шәфигуллин |