ОДЕЯЛ и. рус Ябынып яту өчен, тукып, бәйләп һ.б.ш. эшләнгән махсус япма. Карават та юк, матрас та, одеял да юк, үзегез табыгыз, диделәр. Ә.Еники. Егетләр одеялларын аяк очына тибәреп, я булмаса бөтенләй асфальтка ташлап йоклыйлар. Г.Кашапов. Мин аны, купега кергәч, йомшак одеалга бәби кебек итеп төреп, вагонның икенче киштәсенә төшмәслек итеп урнаштырдым. Т.Нәҗмиев |