ОВЧА’РКА и. рус Башта көтүчелектә кулланылган күп кенә токымлы этләрнең гомуми исеме. Марта инде яше тулып узган киң күкрәкле, зур гәүдәле, сабыр һәм акыллы карашлы нәселле овчарка иде. Н.Акмалов. Төннәрен прожекторлар кабына, овчаркалар өргән тавыш ишетелә. Р.Мостафин. Овчаркаларны чылбырга эләктер, ят кеше дип, кунакка ташланмасыннар ---. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә