ОВЕРТАЙМ и. ингл. спорт Хоккей, футбол уеннарында җиңүче команданы ачыклау өчен, уенга бирелгән төп вакыттан соң билгеләнгән өстәмә вакыт. Овертайм да җиңүчене ачыклый алмады. Татарстан яшьләре. Кем җиңәчәген овертайм хәл итәргә тиеш иде. Шәһри Казан |