ОВАЛ и. лат. 1. 1) Йомыркасыман форма. Күпчелек хайваннарның эритроцитлары түгәрәк, хәер, кайчагында аларның формасы үзгәрә, овал сыман була. Кызыклы физиология. Күзәнәкнең бу мембрана органоидлары овал формасында, ә диаметры 0,5 мкм. Гомуми биология 2) мат. Йомырканың буйга кисемен хәтерләткән кәкре 2. с. мәгъ. Йомыркасыман формадагы. Язын саргылт яшел һәм көзен саргылт кызыл төстәге бу овал талпаннар 0,3–0,4 мм озынлыкта. Биология: хайваннар. Һава линияләрен төзегәндә, төрле изоляторлар, ыргаклар, штырьлар, овал тоташтыргычлар кулланыла. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе |