ОБЪЕКТИВЛЫК и. 1) Объектив II (1 мәгъ.) булу сыйфаты, үзенчәлеге. Объективлыкны кешенең дустыннан да, дошманыннан да эзләмә. Ә.Фәйзи. --- Бүгенге тарихи әсәрләрдәге дөреслек, объективлыкның җитеп бетмәвенә хәтер калып, артык үпкәләп йөрерлек тә түгел. Х.Бадыйков. Журналистларның һөнәрмәндлеге, объективлыгы, җаваплылыгы җәмгыятьнең тотрыклылыгын саклау һәм аның үсеше өчен мөһим. Мәдәни җомга

2) Объектив чынбарлыкка туры килүчәнлек, чынлык; гаделлек, риясызлык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә