ОБЪЕКТИВ II с. 1. 1) филос. Кеше аңыннан тыш һәм аңардан бәйсез рәвештә яши торган. Моның, әлбәттә, һәм объектив, һәм субъектив сәбәпләре күп булгандыр. Р.Миңнуллин. Ул гына да түгел, алар [яңа белемнәр] аны [материяне] конкретлаштырырга, объектив дөньяның иң әһәмиятле үзлекләрен шуларга беркетергә мөмкинлек бирәләр. Галәм, җир, кеше 2) Чынбарлыкка туры килә торган, ялгышлыкка юл калдырмаган. Арттырырга булдык берникадәр, Объектив мөмкинлекләр булса әгәр. Г.Афзал. Миңа ике яклы һәм купшы мәгълүмат кирәкми, ә объектив мәгълүмат кирәк. Татарстан 3) Гадел, риясыз. Объектив бәя шул. К.Миңлебаев 2. рәв. мәгъ. Чынбарлыктагыча, дөрес итеп. Объектив карау |