ОБЪЕКТИВ I и. лат. Оптик приборның бер яки берничә линзадан (оптик пыяладан) торган һәм күзәтелә торган әйбергә юнәлдерелгән өлеше. «Казан утлары» журналыннан язучылар килгәч тә, алар бик теләп объектив алдына бастылар. М.Әмирханов. Мин фотоаппаратка куелган МТО объективын борып алып, шуның аша күл буен күзәтергә керештем ---. И.Гайфуллин. Күзнең хрусталигы – объективка, ә челтәр катлау сурәт төшерелә торган плёнкага охшаган. Кызыклы ихтиология |