ОБЪЕКТ и. лат. 1) филос. Кеше аңыннан тыш яши торган тышкы дөнья, материаль чынбарлык 2) Кемнең дә булса эшчәнлеге, игътибары юнәлтелгән күренеш, предмет, зат. Галәм күзлегеннән караганда, кешелек дөньясы тәрбия кылу объекты булып тора. С.Шәмси // Билгесез предмет, зат. Бу малай заты каяндыр күктән төшкән объект та, ягъни мәсәлән җан иясе дә, ниндидер җен-мазар да түгел. Х.Ибраһим 3) Хуҗалык яки оборона өчен зур әһәмияте булган берәр предприятие, төзелеш, аерым участок һ.б. Монда тәүлекләр буена, чиратлашып, стратегик мөһим объектны саклау белән мәшгуль булалар. Р.Мөхәммәдиев. --- Объектларның хәвеф-хәтәрсез эшләве нәкъ менә аларның хезмәтенә бәйле. Татарстан. Шуңа күрә әлеге объектларны конкурска куеп сатарга булганнар. Ватаным Татарстан 4) лингв. Тәмамлык. Кайбер галимнәр синтаксиста да логика терминнарын кулланалар: ия урынына – субъект, хәбәр урынына – предикат, тәмамлык урынына объект дип язалар. М.Зәкиев |