ОБЩИ’НА и. рус 1) тар. Кешеләрнең борынгы сыйныфсыз җәмгыятьтә һәм сыйныфлы җәмгыятькә күчү чорында җитештерү чараларына күмәк милек, бергәләп хезмәт итү һәм тигезләп бүлү белән характерлана һәм тулысынча яки өлешчә мөстәкыйль идарә ителә торган берләшү формасы. Тәрбия эшен ыруглык общинасы билгеләгән аерым кешеләр тормышка ашыру --- шуны раслый: ыруглык строе вакытында тәрбия җәмгыять эшчәнлегенең аерым формасы буларак аерылып чыга башлый. Ә.Хуҗиәхмәтов 2) Борынгы чор hәм Урта гасырларда, нинди да булса территориаль берәмлектә (мәс., авылда яки шәһәрдә) мөстәкыйль идарә ителә торган оешма. Ян Коменский «чех туганнар» общинасына кергән гаиләдә туа ---. Ә.Хуҗиәхмәтов. Ричард (телефонга): Общиналар палатасымы? Мин Ричард Уилли. Д.Салихов. Община, барыннан да элек, хуҗалык эшләрен алып бара. Урта гасырлар тарихы 3) Билгеле бер милләт, дин, территория, һөнәр һ.б.ш. нигезендә уртак эшчәнлек максаты белән берләшкән кешеләр җәмгыяте. Молдованың татар общинасы. Петербургның мөселманнар общинасы |