ОБСТАНО’ВКА и. рус сөйл. Хәл, вазгыять, эшнең торышы. Базар обстановкасын ул тиз чамалап алды: ничә әйтсәң дә, разведчик – монда ялт-йолт китерсәң генә уңасың. М.Мәһдиев. Болардан тыш сөйләм обстановкасы, контекст, мимика, жестлар --- сөйләм оештыруда катнаша. М.Зәкиев. Кирилл кирәкле пунктларны картадан эзләп табарга булыша, офицерлар обстановканы пөхтә итеп тиз генә картага сыза баралар. С.Таһиров |