О’БРАЗЛЫЛЫК и. Образ(лар)га ия булганлык. Ә образлылык ул гап-гади сүздән, күчерелмә мәгънәле гыйбарә-канатлы сүздән башлана ---. И.Низамов. Уртак сөйләмнең мондый үзенчәлеккә ия булуы хикәя стиленә аеруча җанлылык кертә һәм аның эмоциональ көчен, образлылыгын арттыра. М.Зәкиев. Шигърияттәге образлылык, икенче төрле әйтсәк, Эзоп теле, шигъриятнең үзен дә, шагыйрьләрне дә күп вакыт коткара килде. Ф.Яруллин |