О’БРАЗЛЫ с. Образларга бай, сәнгатьле; тасвирлы. [Халыкның] гади һәм образлы әсәрләре балалар күңеленә тиз үтеп керә. Ә.Хуҗиәхмәтов. Образлы итеп әйтсәк, адәм баласы, чыннан да, Раббыбыз мисалында, Аңа охшатып яратылган зат булып чыга. С.Шәмси. Образлы итеп күз алдына китерсәк, моны кеше организмы белән чагыштырырга мөмкиндер. Мәдәни җомга // Кинаяле, күчерелмә. --- Марат Сибгатуллин «яңарыш авазлары» кебек канатлы, образлы сүзләрне бик төшенеп бетми, билгеле. Т.Нәҗмиев. Образлы әйтем // Образларга нигезләнгән. Светлана Червонная «Чыңгыз» төркеменең үзенчәлеген кабатланмас форма, образлы эчтәлек, авангардизм, --- искечәлеккә охшатып стильләштерү, ислам гамәли-бизәү сәнгатенең классик традицияләрен иҗади эшкәртеп ясалган абстракциянең берлегендә күрә һәм, нәкъ шушы кушылма аны танытты, ди. Мәдәни җомга |