О’БРАЗ и. рус 1) Объектив чынбарлыктагы күренешләрнең, предметларның аңда чагылышы 2) Чынбарлыкны сәнгатьчә гомумиләштерү формасы; кеше яки берәр нәрсә, аның тышкы кыяфәте турында җанлы күзаллау, кем яки нәрсәнең хыялдагы сурәте. Әмма ул аның күңелендә беркайчан да онытылмый торган изге образы булып гәүдәләнеп калды. Г.Бәширов. Халыкның туган, үскән нигезен, яшәү нигезен гәүдәләндереп торучы якты, матур образ да бит әле ул – учак. М.Вәлиев 3) Матур әдәбиятта, сәнгатьтә: иҗат ителгән, тудырылган тип, характер. Шәехзаман образы атказанган артист Х.Уразиков уйнавында оригиналь образ булып гәүдәләнде. М.Җәлил. [Сәхнәдә Дания] образга шулкадәр керә һәм берегә, аның үзен онытасың, бу хатынны әсәр героинясы итеп тоя башлыйсың. Б.Камалов. [Җырчының] сәхнә стиле, образы юк. Мәдәни җомга. Образлар белән эш иткәндә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, матур сыгылмалы телен, тапкырлыгын, оптимистлыгын --- кертеп җибәрергә яратам. Ф.Яруллин ◊ Образга керү Төп, асыл сыйфатларны яшереп, үз-үзеңне төрлечә тоту. Ә тормышта һәркем төрле образларга керә башласа, яшәү уенга гына әйләнеп калмасмы соң? Ф.Яруллин. Сәхнәдәге Илназ – җан халәтем, икенче образга керәм, димәс идем. Безнең гәҗит |