ОБОРО’НА и. рус 1) Нәрсәне яки кемне саклау-яклау өчен кирәк булган чаралар. Көткән дошман күренмәде, Тынычлыкта бил бөктек; Оборона ныгытуга Лаеклы өлеш керттек!.. Р.Рахмани. [Дошман] оборонаны өч катлы итеп корган булып чыкты. Х.Камалов. --- XII гасырдан башлап Европада феодальләштерү процессы бара: җирле общиналар үзләре өчен гомуми бурычларны – оборона, икътисади үсеш һ.б. хәл итү өчен, ирекле рәвештә һәм максатчан кушылалар. Татарстан

2) Илнең куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тармак. Оборона продукциясен җитештерүдә аларның күләме күзгә күренеп үскән. Татарстан. Бу – төрле дәүләтләрнең экономика һәм оборона потенциалы сугышы гына түгел, ике капма-каршы идеология сугышы да. Казан утлары. Федераль хөкүмәт «КамАЗ»ның хәлен оборона өчен заказлар санын арттыру юлы белән берникадәр җиңеләйтмәкче була. Ватаным Татарстан

3) Саклау, яклау корылмалары системасы. Ә бу өч солдат хезмәт иткән батальон, шушы кабахәт хакимлек эшләгән көннән бер атна чамасы элек кенә дәүләт чигенә килеп, оборона ныгытмасын төзергә керешкәннәр иде. Ә.Еники. Җыйнап әйткәндә, шәһәрлек – оборона ныгытмалары булган борынгы шәһәр ---. Р.Фәхретдинов

4) Алдан әзерләнгән яки сугыш барышында алынган позицияләрдә шул позицияләрне яклау һәм һөҗүмгә күчәргә уңай шартлар тудыру өчен алып барыла торган көрәш. Яңа көчләр, пехота дивизиясе подразделениеләре оборонаны ныгытырга тиеш. Х.Камалов. Ике як та оборона тотканда, мондый «тел»не кулга төшерү өчен, дистәләрчә арслан кебек чая егетләрнең башларын югалтасың ---. Ф.Кәрим. 1944 елның көзендә Висла елгасының аръягындагы плацдармда оборонада ята идек. М.Саттаров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә