ОБО’ЙМА и. рус 1) Ату кораллары (күп кенә винтовкалар, карабиннар, автоматлар, кайбер пистолетлар, эре калибрлы пулемётлар, кече калибрлы пушкалар) коруны һәм атуны тизләтү өчен, берничә патрон (5–10) берьюлы урнаштырыла торган махсус җайланма. Комендант --- кобурасыннан пистолетын чыгарды. --- Обоймасын ачып, патроннарын тикшерде. А.Хәсәнов. Менә котелок, әнә кружка, берничә обойма патрон. Г.Бәширов. Капшанганда, обоймага тезгән Биш патронга тия куллары ---. Ф.Кәрим // Шундый җайланмадагы патроннар 2) күч. Уңай шартлар, мөмкинлекләр. Аннары [бу иркә балалар] тотрыклы обоймага эләгеп, гомерләре буе дан бишегендә тирбәләләр. М.Гали 3) күч. Кыса. Күпмилләтле әдәбиятыбыз тарихын яхшы белүчеләр генә аның исемен «классиклар обоймасы»на кертәләр. Казан утлары 4) күч. Бер төркем кешеләр турында ◊ Обоймага керү Билгеле бер кешеләр төркемендә (социаль, профессиональ) тиешле урын алу. Әмма иҗатың саф, олы икән, «обойма»га кермәсәң дә, әшнәлек кора белмәсәң дә, сине танырга мәҗбүр булачаклар. Р.Батулла |