ОБОЙЛА’У ф. Обой ябыштыру. Әнисе терәүне дә җөен җөйгә обойлаган булган. Ф.Шәфигуллин. Квартираны яңабаштан буярга, обойларга туры килә. М.Әмирханов. Килеп керүгә үк Венераны башта Сабираның мул итеп кабымлык-ризыклар әзерләве, аннары обойларга дигән бүлмәнең стенасы әле аз гына да искермәгән булуы гаҗәпләндергән иде. З.Фәйзи. Обойлаганнан соң стеналарны бер генә тәүлек булса да киптерергә һәм мебельне шуннан соң гына урыннарына куярга кирәк. Файдалы киңәшләр Обойлап алу Тиз генә обойлау Обойлап ату Бик тиз обойлау Обойлап бетерү Тулысынча обойлау Обойлап кую Тиз генә обойлау. Куярмын, дип, өем обойлап. М.Саттаров Обойлап чыгу Тулысынча обойлау Обойлый башлау Обойларга тотыну |