ОБОЙ и. рус 1) Стеналарга ябыштыру өчен, бизәкле, гадәттә киң кәгазь тасмадан гыйбарәт эчке бизәлеш материалы. Ул [Нагаев] обойдагы бер ноктага карап утырды да утырды. Р.Зәйдулла. Түшәмнәргә буяу тигез төшкән, обойлар матур итеп ябыштырылган, гомумән, пөхтәлек менә мин дип тора. М.Әмирханов. Бүлмә шактый шыксыз: түшәмнәре купкан, обойлары саргаеп, кыршылып беткән ---. Ф.Яруллин 2) неол. Телефоннарда, компьютерларда: экранга куела торган рәсем. Обойны алыштыру |