ОБОЗ и. рус к. олау I (3 мәгъ.). Обоз урман эчендәге шактый зур аланга килеп туктады. М.Әмир. Көзге юллар буйлап, көзге кояшта ялык-йолык килеп, автомашиналар чабыша, ашлык төягән обозлар агылалар, җиңелчә тарантаслар тәгәри. К.Басыйров. – Да-а, кызыл обоз киләсе көн иде бит бүген, – диде Хәйруллин, папиросын чәйнәп, – болай булса, эш харап. М.Мәһдиев. Обозны очрату мөмкин булган барлык төбәкләрне тикшердек. С.Таһиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә