ОБЛИГА’ЦИЯ и. лат. Хуҗасына алдан килешенгән күләмдә керем китерә торган кыйммәтле кәгазь. Ә бит ул аппаратураларда пасторттан башлап шофёр таныклыгына кадәр теләсә нинди дәүләт документын, акцияләрдән башлап дәүләт займы облигацияләрен – теләсә нинди эш кәгазьләрен – җиңел генә эшләп була. Р.Мирхәйдәров. Кешеләр фронт фондына акчаларын, дәүләт займы облигацияләрен, кыйммәтле бизәнчекләрен керттеләр. Казан утлары. Облигация хуҗасы, акционердан аермалы буларак, предприятие милкенең билгеле бер өлешенең хуҗасы була алмый. Икътисад теориясе нигезләре |