ОБЛА’ВА и. рус Махсус гаскәрләр тарафыннан дошманны, җинаятьчене тоту, юк итү максаты белән билгеле бер территорияне чолгап алып үткәрелә торган чаралар комплексы. Яшь партизан аңлы рәвештә дошманга каршы көрәшә башлаган, икенче бер үсмерне облава вакытында эләктереп алганнар. Я.Зәнкиев. Көннәрнең берендә аның әлеге туганын, урамдагы облава вакытында тотып, комендатурага илтеп яптылар. С.Җәлал. Күрәсең ич, облава. Бөтен яр буена прожектор уйнап тора. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә