ОБЕЛИСК и. гр. Биек, астан өскә тараеп килгән һәм очында зур булмаган пирамидалы дүртпочмаклы бүрәнә формасындагы борынгы монументаль корылма. Жюри членнары заманча итеп эшләнгән обелискларны яхшы дип таптылар. М.Маликова. Кызлар кулы тотып өлгермәстән Алдык кулга сугыш коралын. Бергә үскән малайларның исемен Обелисктан укып торамын. М.Рафиков. Мәктәп янындагы мәйданчыкта акшарлы обелиск куйганнар. М.Мәһдиев |