ОА’ЗИС и. гр. 1) Чүлдә үсемлекләр һәм су (грунт сулары, елгалар) булган урын. Чүлләрдә сәяхәт итүчегә дә, сусагач, гөлбакчадай оазислар, суы ташып торган күлләр күренә. В.Комаров. Чөнки безнең көннәрдә дә Сахара чүле оазисларында яшәүчеләр саранчаны җыялар ---. Кызыклар дөньясында. Дуз оазисында эчә торган судан тоз тәме килә. Мәгърифәт 2) күч. Әйләнә-тирәдән аерылып, күзгә бәрелеп торган бик күңелле, уңай күренеш, нәрсә. Ләкин әти-әни белән үткәргән кыска сроклы балачакның истәлеге булып 1916 елда әти утырткан көяз акацияләр, сиреньнәр, крыжовниклар, миләшләр тыгыз каралтылы авылда бер оазис булып утыралар. М.Мәһдиев. Татар дөньясы (Зур Татарстан) – бүген теллурократик империя чүлендәге талассократик оазис. Р.Сафин |