О ы. 1) Курку, соклану һ.б. төрле хис-кичерешләрне көчле экспрессия белән белдергәндә кулланыла. О, тал чыбыгы кебек нечкә зифа буйларга ничек итеп карамаска, ничек итеп күз төшермәскә кирәк! А.Шамов. О, кыйналган чаклары булды аның! Я.Зәнкиев. О-о! Андый кыз дөньяда берәү генә ---. Ф.Яруллин

2) Раслау, инкяр итүне белдергән сүзләр янында алар белдергән мәгънәне көчәйтә, раслый. О-о, юк! Ул бу тирәнеке түгел. Синең аны күргәнең юк. Г.Гобәй. О-о, җан бизәге булган милли хисләргә саксыз кыланып кагыла күрмик! А.Гыйләҗев. Рәнҗисеңме кешеләргә? О, юк димә! Н.Гыйматдинова

3) Риторик эндәшләрдә сәнгатьлелекне арттыру чарасы буларак кулланыла; аһ. О, бәрәңге, утырасың бакча тулып, Кишер, суган арасында патша булып. Г.Афзал. О-о, акыл чүлмәгем минем. Менә шәп! Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә