ӨЯНКЕ и. бот. Таллар семьялыгыннан карасу соры кабыклы, озын тар яфраклы, зур булып үсә торган агач; русчасы: ветла. Яр буенда, безнең бакча артында колач җитмәслек унике өянке үсеп утыра, әле аста вак таллык иде. Ф.Яруллин. Шушы яктан, шушы туфрактан без. Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер, Чишмәләре чыңлап, өянкеләр елап, Таллар җырлап төшкә керәдер. К.Булатова. Бер-бер артлы тезелешеп баскан Моңсу өянкеләр тыңлый аны. И.Диндаров |