ӨЯНӘКЛЕ с. 1) Нинди дә булса авыруның көчәюе еш кабатлана торган. «Халык дошманы»ның килене булып, аңын югалттырырлык сорау арты сораулардан соң, йөрәк өянәкле бер хатынга әйләнде Маһисәрвәр апасы. Идел 2) Бума чирле, зыяндаш авырулы. Яңа ел алдыннан 25 декабрьгә кадәр «Радость детства» хәйрия фонды церебраль өянәкле балаларга булышлык итү максатында «Вак-төяк – вак-төяк түгел» дигән акция үткәрә. Безнең гәҗит 3) күч. Борчулы, борчу тудыра торган. Аларның [Сәгыйдулла Хафизов белән Марсель Котлыгалләмовның] җәмгыятьтәге иң өянәкле ноктага әледән-әле тамып торган ялкынлы, әмма шифалы публицистик мәкаләләре гәзит өчен йөзек кашына тиң. Кызыл таң |