ӨЯНӘК и. 1) Нинди дә булса авыруның, чирнең вакыт-вакыт була торган кинәт көчәеп китүе; тотанак. Әмма шул вакытта алган көчле нурланыш һәм соңыннан өстәлгән радиация аны гомер буе эзәрлекли, йөрәк өянәкләре белән ега һәм нәтиҗәдә, газаплап, дөньядан алып китә. Ф.Бәйрәмова. Зөһрә аптырап бетте: иренең тагын авыру өянәге кузгалдымы? Г.Гыйльманов. [Әкрәм:] Югыйсә йөрәк өянәге ала яздым ич... Р.Зәйдулла

2) Баш сызлау авыруы, мигрень авыруы. Шауларга ярамый: әбекәйнең баш өянәге кузгала. Ә.Дусайлы

3) сөйл. Бума, бума чире, зыяндаш авыруы, эпилепсия. [Нәзифә:] Өянәктән үләсең килә мәллә, иптәш юлдаш? Р.Зәйдулла

4) күч. Нинди дә булса бер хәлнең, халәтнең һ.б.ш. кабатлану күренеше. Ялгыз гына хакимлек итәргә яратучыларның бу ‒ котылгысыз бер өянәге булса кирәк. Ә.Еники. Минем барыннан да битәр ялкаулыктан котыласым килә, вакыт-вакыт аның өянәге кузгалгалый. Р.Мостафин

5) күч. Рухи кризис, читен хәл. Айлар буе җир җимертеп эшләде [Җилкуар Тимбик]. Өянәге кузгалып, атна буе эчте... Г.Ахунов

Өянәге килү Өянәге тоту. Мин аны өянәге килгән берәр кешеме дип торам тагын!.. --- Саташып сөйләнүе һаман дәвам итте, көн саен өянәге килеп җәфалады. М.Галәү. Өянәк тоту 1) Бума чире, зыяндаш авыруының кинәт көчәеп китүе. Өянәге тоткан авыру кебек, түшәгендә калтыранып утырган Газинурның иләс-миләс хәлгә төшүен чамалап, Гөлнәзирә үзе дә исен-акылын җуя язды. Г.Гыйльманов. Мәңгелек кала дигәнне алганнан соң, Аларих король өянәге тотып үлә. М.Хәбибуллин; 2) Рухи кризис кичерү. Тукайны оныткан саен татарны өянәк тота. Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә