ӨЯЗ и. рус тар. 1) Россиядә 1929 елга кадәр районнарга бүлгәнче губернаның бер состав өлеше булган административ-территориаль берәмлек. – Мин үзем Хвалын өязендә бер кечкенә авылда имам булып торам, – диде мулла. М.Галәү. Мин элекке Кузнецк өязендә, караңгы мишәр авылында – Ялгашта тудым. Г.Кутуй. Ул патша заманында өяз үзәге булып торган, үзенең базарлары һәм кибетләре белән дан тоткан, иң укымышлы, бай, үткен кешеләр Караболак татарлары булган. Ф.Бәйрәмова

2) Шундый административ-территориаль берәмлектә яшәүче халык. Борын заманда бер ата-анадан түгел, бөтен өязеннән бу кадәр укымышлы башкорт чыкмагандыр. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә