ӨЮ ф. 1) Нәрсәләрне дә булса бергә җыеп, тәртип белән берсе өстенә икенчесен куеп урнаштыру. Коймалар, мичкәләр өйгән рәттә Выжылдап куышалар кургашын уклар. К.Нәҗми. Аннары нәкъ урта бер җиргә тәбәнәк кенә өстәл куеп, аның өстенә зур-зур, калын-калын китапларын өяләр. Ә.Еники. Сугыш алды елында, көздән җир туңгач, алма бакчасына такта-бүрәнә кертеп өйгәннәр иде. М.Хуҗин

2) Бер урынга, бергә китереп күпләп салу, кую. Астына мендәр өйгән – күрдем түрендә хәлфәсен, Ул кырын салган начар, очлы вә кыршылган фәсен. Г.Тукай. Сәлим абзый шулай сөйләнә-уйлана, йомычкаларны-кайрыларны бер җиргәрәк өеп маташкан балта остасы Латыйп абзый янына килеп тукталды. Ф.Яхин

3) сөйл. Салу, төзү (өйне, мичне). Мич ишелсә, мичне үзе өйде; арба, чана ватылса, үзе төзәтте [әти]. Г.Толымбай. Бу хәл римлыларның җен ачуларын чыгара, һәм консул Агриппа яһүдләр өйгән диварны җимерергә боера. М.Хәбибуллин. Шулай да үзем баш булып беренче тапкыр бура өям. Ф.Яхин

4) Салу, кую (кибәнне, чүмәләне). Өйгән кибәнне җилләр тарата, Кавышабыз дигәч, хәзер таң ата. Бәет. Сәнәк каерылса да, билләр түзде, Салам өйдек, кибән куйдык без. Ш.Галиев. Кемнәр чапкан, кемнәр өйгән: Болыннарда – кибән... кибән... Ә.Харрас

5) Өем ясау, өем барлыкка китерү. Үгез чөя-чөя дә өстенә чүп өя, дигән сүз бар, хатын. Син дә шулай булма. Г.Толымбай. Печәнне чабу гына түгел, аны вакытында киптереп кибәнгә куясы, кайтарып өясе дә бар. Ф.Яхин

6) Үсемлек төбендәге туфракны йомшартып, аның сабагы тирәли өем ясау. Һәр бакчада ике-өч кеше (мөгаен, шәһәрнекеләр дә бардыр), кайсы күлмәктән, кайсылары пляж киеменнән генә калып бәрәңге төбе өяләр. Ф.Яхин

7) күч. Бер кешегә бик күп вазифа, җаваплылык йөкләү. Бер кешегә генә дөнья эш өю

8) Берәүне гаепләү, гаеп ташлау, төрле гаепләр тагу, сылтау, аудару. Бөтен гаепләрне минем өскә өйде дә куйды. Г.Толымбай. Алар бер-берсе өстенә шундый гаепләр өяләр ки, тыңлап утырганда, колаклар яна башлый. Ә.Еники. Сез ‒ зиһенле, укымышлы кеше, иптәш прокурор, аңлыйсыз инде, милициядәге кебек, мәктәпләрендәге бөтен тәртипсезлекне бер минем малай өстенә өйгәннәр. Ф.Дәүләтбаев

Өеп кую Тиз арада өю, өеп әзер хәлгә китерү. Хəтта əле капка төплəренə, бакча яннарына, койма буйларына өеп куелган кайбер сусылрак агачларның кабыкларын да чəйнəп суыра ул. М.Шаһимәрдәнов. --- болын тирәләреннән җәй буена җыйнаштырып туплаган печәннәрен дә лапас астына яхшылап өеп куйган җирдән алып чыгып киттеләр. Ф.Яхин. Алда – кеше кулы белән өеп куелган төсле зур булмаган текә һәм биек тау. Д.Каюмова

Өя бару Рәттән, берсе артыннан берсен өю. [Бурларның] Менгән берен үтереп, уң колагын кисеп алып, гәүдәләрен шунда өя бара егет. Әкият. Айсылу бүләк әйберләрне өсте-өстенә өя бара, һәм аңа шушы бүләкләрдән халыкның күңел җылысы бәрелеп торадыр шикелле тоела. Г.Бәширов. Ачкычын оясында калдырып, эчкә керде, диванга тотына-тотына, мыштырдап чишенде, киемнәрен кул астындагы урындыкка алак-шалак өя барды. А.Гыйләҗев

Өя башлау Өяргә тотыну. Корена (исеме шулай иде кызның) минем өскә тиз генә салам өя башлады. З.Мәхмүди. Күңеле тулуын сиздермәскә була, тиз үк, элекке гадәтенчә, аларга эшне дә өя башлады. Д.Булатова

Өя бирү Бернигә дә карамый өюен дәвам итү. Фазылның әнисе дә шулай акрын гына маташа, берни дә сизенмичә, бәрәңге төбен өя бирде. Ф.Яхин

Өя төшү Тагын бераз өю

Өя тору Башка эш-хәл белән бер үк вакытта яки ул башланганчы өю. Солдат монда шулай алтынны чөя тора, тегермәне тегендә һаман тозны тартып өя тора икән. Әкият. Апа-җиңгиләр һәм кыз-кыркын кипкән печәнне аерым күбә, чүмәләләргә җыйды, ә олырак яшьтәге агайлар болын буйлап тезелеп киткән шул күбәләрне көшел бауларына эләктереп, ат белән тарттырдылар һәм китерелгән берен богыл, кибәннәргә өя тордылар. М.Галәү. Бу яктан машинадан чыккан саламнарны чүмәлә-чүмәлә өя торалар. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә