ӨШҮ I ф. 1) Салкынны, суыкны начар кичерү, тәненә суык үтү. Беркөнне шулай лычма су булып, өшеп кайтып керүем булды: – Менә сиңа хат, – дип, Маһинур конверт тоттырды. И.Салахов. Без өшедек. Аһ, хәерсез сәгать! Туңып үләбезме далада? А.Хәлим. Иртәнге салкыннан түгел, Камилә күбрәк шул шомлы, шыксыз төштән өши, шул ямьсез хатирәләрне кабат-кабат күзаллап, калтыранып, тетрәнеп утыра... Г.Гыйльманов

2) Салкыннан, суыктан һәлак булу, туңып үлү. Колхоз идарәсе онытмасын: быел кышкы салкыннарда өшегәннәре урынына яшь алмагач утыртырга кирәк булыр. Г.Бәширов

3) Туңу. Үсемлекләрнең өшеп юкка чыгу куркынычы бар. Бүген үк, хәзерге минуттан ук чарасын күрергә кирәк. А.Алиш. Кичәдән бирле безнең полкка бик күп җәрәхәтле һәм өшегән кызылармеецлар киләләр. Ә.Еники. Иң куштан симез сары тавык әтәч артыннан келәт астына кереп йомылды, ябыграк кара тавык, кысыла-кысыла, капка астыннан урамга ук чыгып китте һәм егылган әтәчнең иң явыз дошманы булган өшегән кикрикле ак әтәч тирәсендә сырпаланырга тотынды. А.Гыйләҗев

Өшегән авыз Юньсез, булдыксыз кеше турында. [Гөлҗиһан:] Бирермен, өшегән авыз, сиңа йомышыңны. Күзең чыккан нәрсә! Г.Камал. Өшегән күркә к. өшегән авыз. Син, өшегән күркә, анда Коръән укыган булып гылдырама. X.Кәрим

Өшеп бетү Тәмам өшү; булган бар нәрсә дә өшү. – Шту син, шту син, – ди икән Хәмит абзый, – базның стеналары начар, өшеп бетәр ул [бәрәңге]. М.Мәһдиев

Өшеп китү Хәзерге моментта кинәт өшү, өши башлау. Шәйдулланың йөрәге өшеп китте. М.Мәһдиев. Әхмәтвәли, картның сүзләренә әллә ничек өшеп, калтыранып китте. Ә.Еники. Бу уеннан ханбикә өшеп китте, күз алдына җимерелгән Казан, Хаҗитархан килде, әнисенең фаҗигале язмышы исенә төште. Ф.Бәйрәмова

Өшеп кую Кинәт кенә өшү. Бу сүзне ишетүгә, җитмәсә императорның тутасы авызыннан, Таңчулпанның аркасы өшеп куйган иде. М.Хәбибуллин

Өшеп тору Хәзер өшү; гел, даимән өшү. Яле, Гайниҗамал, әнә теге төенчектә азрак әлеге ни... бардыр азрак, азрак нитеп алыйк, кичәдән бирле әллә нишләп аркалар өшеп торган шикелле була. Ш.Камал. Күрәсең, авыруның башы миндә «Шәрык кичәсе»нә барганчы ук булгандыр инде, тик салкын арандай сәхнәдә өшеп торуым аны көчәйтеп кенә җибәргәндер. Ә.Еники

Өши башлау Өшү билгеләре сизелү. Энемнең аягын тегәргә дип, хирургыбыз хөрмәтле Булат әфәнде өшетә торган («местный наркоз» дибез аны) укол кадый да, аякның өши башлаганын да көтмичә, тегәргә тотына. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә