ӨШКЕРҮЧЕ-ТӨКЕРҮЧЕ и. к. өшкерүче. Өшкерүче-төкерүче, төш юраучы Сәрви карчыклар да абыстайның хәлен белергә киләдер. Ш.Мөхәммәдев. Баштагы өч елда моны ничектер уйламадылар, дүртенче, бишенче елларда хатын үз эченнән көенде, Алладан елап сорады, им-том итүче, сихерләүче, сихер кайтаручы, күрәзәлек кылучы, өшкерүче-төкерүче карчыкларның берсен дә калдырмады, һәммәсеннән шифа эзләде. Г.Ибраһимов |