ӨШКЕРҮ II и. Сихри көчкә ия булган сүзләр әйтеп, өреп, төкереп, авыруны дәвалау яки берәр нәрсәне шифалы итү эше. Хәзрәт, остабикәсе башына сөлге урап, аның очларын каты кысып бәйләде дә, бер кулы белән хатынының авыру башын селеккәләп, ә икенчесе белән әкрен генә аның маңгай турысына суккалап, өшкерү сүзләре пышылдарга тотынды. М.Галәү. Ләкин авыр таш астында калып сөякләре челпәрәмә килгән аякка Мәфтуха әбинең өшкерүе түгел, хәтта яшел чалмалы ишанның «хасиятле» сулары, тозлары да файда китермәде. К.Тинчурин. Галимулла хәзрәтнең чынаяк язып өшкерүләре, земской шифаханәдән китерелгән яһүд духтыры, кара канын ишаннан суыртулары – берсе дә ярдәм итмәде. Ф.Яхин |