ӨШКЕРҮ I ф.1) Сихри көчкә ия булган сүзләр әйтеп, өреп, төкереп, авыруны дәвалау. – Нигә әтигә төкерәсең? – дип, карчыкка килеп ябыштым. – Нигә төкерәсең аңа, нигә? – Төкермим, улым, төкермим, – диде әби, – өшкерәм. Н.Дәүли. Егетнең үзен генә калдырмыйлар диярлек: ниндидер урта яшьләрдәге хатын (имче булса кирәк) яраларын өшкерә, дәвалый, көненә биш тапкыр ашарга китерәләр. И.Хуҗин. [Мөсәллим карт] Кемгәдер догалык-бөти язып бирә, кемгәдер шамаил-тугра ясый, кемнедер хәтәр авырудан өшкереп имләгәндәй итә, кемнеңдер югалган әйберен эзләп, язмышын юрап, китап ача… Г.Гыйльманов 2) Сихри көчкә ия булган сүзләр әйтеп, өреп, төкереп, авыруны дәвалаганда куллану өчен, берәр нәрсәне шифалы итү. Алай да Көнбаш атакайның тырышлыгы бушка китмәгән икән, өшкергән ялкынның ярдәме тидеме – бермәлгә аңын югалтып торган Шимбай хан күзләрен ачты ---. М.Хәбибуллин. Динебездә Коръән аяте белән суга уку (өшкерү һәм эчү), тмин мае белән өшкерү рөхсәт ителгән. Ватаным Татарстан 3) күч. гади с. Арт сабагын укыту, өйрәтү. [Булат:] Минем кулыма эләксә, өшкерермен мин аны. К.Тинчурин. [Сафа Галимҗанга:] Бераз өшкерә төш үзен! Дулаган атны да туктаталар. Ф.Бурнаш. Мəкшыя аларның «тимер саплы пəке», «кастет», «иманын өшкерəбез» дигəн хəтəр сүзлəрен ишетте. М.Шаһимәрдәнов Өшкереп алу Тиз генә өшкерү Өшкереп кую Бер вакыт эчендә өшкерү Өшкереп тору Гел, һәрвакыт өшкерү |