ӨШКЕРТҮ ф. 1) Кемнән дә булса сихри көчкә ия булган сүзләр әйттереп һәм төкертеп, авыруны дәвалаганда куллану өчен, берәр нәрсәне шифалы иттерү. Әллә нәрсәләр өшкертеп, шуларны [Галимә апага] көчләп эчертү кебек эшләрнең берсе дә калмады. М.Гафури. Дәва эзләп, шифа кайгыртып йөрим, менәгенәк Хөббихуҗа мәзиннән лимун суы өшкертеп китердем. Ш.Камал

2) Берәр авыруны кемнән дә булса сихри көчкә ия булган сүзләр әйттереп һәм төкертеп дәвалау; имләү. Атасы-анасы, малаебыз акылдан язган дип, өшкертә-төкертә башлыйлар. Әкият. Ул, мәхдүмне көнләп, фәлән хатын боздырган, фәлән кеше сөйдергән дип, ырымланырга, шул боздыруларны бетертер өчен өшкертергә тотынды. Г.Исхакый. Ташаякка бару урынына, аны Мөхетдин суфига өшкертергә алып киттеләр. Ә.Фәйзи

Өшкертеп алу Тиз генә, шушы арада гына өшкертү. Кара мулладан өшкертеп алган агач маен ул эссе мунчада һәм мунчадан соң да кабат-кабат сөртте. Ш.Камал

Өшкертеп тору Гел, һәрвакыт, даими рәвештә өшкертү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә