ӨШЕТҮ ф. 1) Туңдыру, туңарга ирек бирү, юл кую яки мәҗбүр итү. Алар [шәкертләр], оек яисә юка читек өстеннән аякларына агач башмаклар эләктереп, сәгатьләр буенча, аяк бармакларын өшеткәнче, 20–30 градус салкында сугышка китүче солдатларны тамаша кылуны үзләренә гадәт иттеләр. К.Тинчурин. [Миңлебай:] Ходай хакы өчен кертегез инде, аяк-кулларымны өшеттем, ахрысы. З.Зәйнуллин. Кыш үзенең хозурлыгын саклап, эре кыяфәте белән урманнарда йөрде, ак сакалын межаларда тарый-тарый, басуларда йөрде, битләрне өшетте, әле борыннарга чиртте... Ф.Яхин 2) сөйл. Берәр дару ярдәмендә тәнне сизмәслек хәлгә китерү, туңдыру (операция вакытында). Егеткə үзенең телəгенə күрə операцияне наркозсыз гына, өшетə торган уколлар кулланып кына ясаганнар иде. М.Шаһимәрдәнов 3) сөйл. з.-сыз к. өшеттерү. Башта өшетте, аннары яндыра башлады. Ә менә хәзер тагын калтырата... Ә.Еники. – Ярар, мин керим инде, – диде кыз. – Өшетә дә башлады. Р.Зәйдулла Өшетә башлау Өшетергә тотыну. Кулдан күчкән суык дымлы маңгае аша ми шәрәфләрен өшетә башлагач кына күзләрен ачты. Г.Гыйльманов Өшетеп алу Бераз вакыт өшетү. Ләкин бу наздан ниндидер салкынлык бөркелеп тора, шул салкынлык Искәндәрнең күңелен өшетеп-өшетеп ала иде. Г.Гыйльманов Өшетеп бетерү Тәмам өшетү, бөтен җирен өшетү Өшетеп җибәрү Кинәт өшетү. Бераздан боз салкыны баш сөяген өшетеп җибəргəн кебек булды. М.Шаһимәрдәнов. Халисәдәге салкынлык, битарафлык кинәт аны өшетеп җибәрде. Р.Юсупова. Ярсып та, ачуланып та әйтелгән бу сүз мине өшетеп җибәрде. Г.Минский Өшетеп кую Тиз арада өшетү Өшетеп тору Гел, һәрвакыт өшетү. Яшьләрнең бәхетле көннәре бик санаулы булды, --- һәркайсының йөрәген өшетеп торган рәхимсез сугыш кара канатын, ниһаять, алар өстенә дә җәйде. Ә.Еники |