ӨШЕТКЕЧ с. 1) Бик салкын, туңдыра, өшетә торган

2) күч. Коточкыч, бик куркыныч. Бу хәлдән безнең эчебезгә, салкын бизгәк шикелле, өшеткеч бер курку йөгерде. Ә.Еники. Ана-кам башын югары күтәрде һәм Исәнтәйгә салкын, өшеткеч бер караш ташлады да, үтергеч итеп: – Син, Исәнтәй, мине алдамакчы булып утырасың! – диде. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә