ӨШӘНЧЕК и. этн. Кияүгә чыга торган кызның үзе сугып яки тегеп әзерләгән бирнәсе (мәс., чаршау, ашъяулык, сөлге һ.б.ш.). Менә шулай итеп, унҗиде яшенә кергәндә, кызның өшәнчеге, бирнәсе бик бай булып әзерләнеп җитте. Г.Ибраһимов. Зөһрәбану да җиткән кыз булгач, Бибинур йорттан әллә ни әйбер алып чыкмады, күлмәк-күнчеген, сөлге-тастымал ише хаҗәт вак-төякне генә алды, үзенә дип әзерләнгән өшәнчекләрне туганына калдырды. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә