ӨШӘНҮ ф. 1) Хәлсезләнү, арыклану; йончу, хәлдән таю. Әхмәтвәли, картка карап, аның күпме картайган, өшәнгән булуына гына түгел, бигрәк тә менә шулай яшен суккан агачтай сүнеп калуына гаҗәпләнә иде. Ә.Еники. Коръəнхафиз моны искəрде һәм, килеп, Чибəркəйгə «кечтеки» генə черем итеп алырга кирəклекне сеңдереп азапланды: – Ялсыз булмый ла ул! Ял итмəсə, ат та өшəнə бит, тарта алмый башлый! М.Шаһимәрдәнов. Крестьянның утлауга җибәргән аты көн саен өшәнеп кайта. И.Нуруллин

2) диал. Мәшәкатьләнү, борчылу, тынгы күрмәү. Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер – Өшәнгән бу бәгырь җылынсын... Зөлфәт

Өшәнеп бетү Тәмам өшәнү

Өшәнеп калу Ниндидер вакыйга-хәлдән соң өшәнгән хәлгә килү. Хәнҗәр дә күк айгырның алда барганын күрде. Ул бөтен көчен җыеп чаба башлады. Вилдан аның кызуланып китеп өшәнеп калуыннан курка иде. Ш.Алкин. Өшәнеп калган фетнәчеләрнең күпчелеге әүвәл Алабуга янына, аннары инде бөтенләй Әгерҗе районындагы хәзер су астында калган Барҗы авылына кадәр чигенә. В.Имамов. Бөкрәеп, өшәнеп калган иде хәрәм атакай. Карт «алашаның» гәүдә-сынында гына түгел, йөрү рәвешендә дә ир-ат сыйфаты калмаган иде инде. М.Хәбибуллин

Өшәнеп китү Соңгы арада гына өшәнү. Менә, исмасам, минем җирәнне сөйлә! Хайванга әле йөрү күп булды, өшәнеп китте. Г.Исхакый. Тик бик өшәнеп киткән син, Хөсәен, әллә чирләп йөрисеңме? А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә