ӨЧЬЯФРАК и. бот. 1) Өч аерчадан торган яфрак төре 2) Вахтачалар семьялыгыннан Төньяк ярымшарның баткак урыннарында үсә торган күпьеллык үлән үсемлек; русчасы: трилистник, клевер ползучий. Йокысызлыктан интеккәндә, 2 шәр өлеш бөтнек яфрагы, кондыз үләне (өчьяфрак), песи үләне тамыры, колмак яфрагын кушып, 2 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, марля аша сөзәләр, иртән, көндез һәм кич яртышар стакан эчәләр. Мәдәни җомга |