Ө’Ч ТИЕНЛЕК с. 1. 1) Кыйммәте өч тиен дип билгеләнгән яки бәясе өч тиен торган. Анда – үзенең пачкасы өч тиенлек папиросын кабызып җибәрде. Г.Тукай

2) күч. сөйл. Бик арзан, бик очсыз. Өч тиенлек куян, биш тиенлек зыян. Мәкаль. --- гомуммилли интересларны онытып, кулда тупланган өч тиенлек байлыкны саклап калу өчен, вак җанлылык күрсәтеп, милләтеңә каршы көчләр белән хезмәттәшлеккә керү, --- тормышка май бөргән күзләр, тук карын аша гына карау сыйфатларыннан арыну. А.Хәлим. Өч тиенлек дөньяда яшәүчеләр арасында бер тиенлек бәһа алмаучылар да бар. Н.Гариф

2. и. мәгъ. Кыйммәте өч тиен булган вак акча. --- ул төенчек эчендә вак төенчекләр, яулык, яулык эчендә, вак төенчекләрнең эчендә, һәр каюсында төрле-төрле акчалар, каюсында – ике тиенлек, каюсында өч тиенлекләр куелган иде. З.Һади. Акча алышынган ел бит ул, бер кәгазь пакетта 100 штук өч тиенлекләр бирделәр. Сәхнә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә