ӨЧПОЧМАКЛЫ с. Өч почмагы булган, өчпочмаклап ясалган. Түгәрәге, өчпочмаклысы, дүрткеллесе: һәр хуҗа мачтаны һәм антеннаны күршесенекенә охшатмаска тырышып ясаган һәм теләгенә ирешкән. А.Гыйләҗев. Бу өчпочмаклы хатының бер почмагына берничә бөртек орлык кыстырган… Г.Гыйльманов. Сафатдин абый чалбар кесəсеннəн өчпочмаклы хат чыгарды. М.Шаһимәрдәнов |