ӨЧПОЧМАК и. 1) мат. Өч эчке почмак ясап кисешкән өч туры белән чикләнгән геометрик фигура. Тигезле-тигезсез өчпочмак шикелле калку җир кисәге текә ярлар буенча сузылган ике катлы койма белән уратып алынган иде. Н.Фәттах. Сул як якасы өчпочмак ясап ачылган. С.Поварисов. Әгәр зур катетны 4 дм га арттырып, икенчесен 8 дм га киметсәк, табылган турыпочмаклы өчпочмакның гипотенузасы баштагы өчпочмакның гипотенузасы озынлыгында булыр. Алгебра 2) Шундый формадагы берәр фигура яки предмет. Йомшак күн белән тышланган, нечкә каешка тагылган өчпочмакны ул иренең муенына такты. Н.Фәттах. Институтка килеп кергәндә шинель петлицаларымда чия кызыл өчпочмаклар яна иде... И.Салахов. Каралҗым болытлар төркеме арасыннан өчпочмак койрыклы ракеталар күренде. А.Тимергалин // сөйл. Шундый формадагы хат 3) сөйл. Шундый формадагы җир үлчәү таягы; сажин. Өчпочмак белән җир үлчәү 4) кулин. Эченә ит, бәрәңге һәм суган салып, өчпочмак (1 мәгъ.) рәвешендә бөгеп пешерелә торган камыр ашамлыгы. Бер көнне кич Сольма өчпочмак пешереп, балаларын өстәл янына утыртып, әтиләре кайткач бергәләп ашыйбыз дип көттереп торган. М.Мәһдиев. Тагын əле анда əнисе кəгазьгə төреп салган ике-өч белен белəн ике өчпочмак та бар! М.Шаһимәрдәнов. Өчпочмакны тавык, каз, үрдәк итләрен салып та пешерергә була. Татар халык ашлары 5) сөйл. Башка ябына торган өчпочмаклы яулык; косынка |