ӨЧЛЕК и. 1) Кыйммәте өч сум булган акча, өч сумлык. Шуннан [Бибинур] күлмәк кесәсеннән таушалып беткән өчлек тартып чыгарды. А.Гыйләҗев. Үги ана яфрагыдай яшел бумажник. [Эчендә] Утыз сум акча. Ике унлык, бер бишлек, бер өчлек, ике берлек. Р.Сәлим. Дөрес, бүген хатыныннан яшереп йөрткән өчлегенә аракы алып эчте ул [Хәлим]. Р.Зәйдулла 2) Өч кешедән яки предметтан гыйбарәт төркем. Ә бит Казанга килеп бер-ике ел да үтми, Тукай наширләрдән иң зур гонорар ала торган өчлекнең берсе (калган икесе – Г.Исхакый белән Ф.Әмирхан) булып китә. И.Нуруллин. – Менә нәрсә, әби, – диде яшь лейтенант. – Сезнең ирегезнең эшен Верховный суд карады һәм, аны гаепсезгә кулга алынган дип табып, Өчлек судының карарын юкка чыгарды. М.Мәһдиев 3) к. өчле 2. (3 мәгъ.). [Домино уйнаганда дүртенчесе икенчегә:] Ачасыңмы өчлекне? Г.Камал. – Өчлек, җиделек, туз! – дип хырылдады ул, башын күтәреп. А.Тимергалин |